Татарские пословицы

1. коры табынга кунак утыртмыйлар.
2. ялгыз агачны җил сындыра.
3. эше барның ашы бар.
4. бүгенге эшне иртәгә калдырма.
5. борынын чөйгән абынмый калмас.
6. куркуын җиңгән батыр булыр.
7. калган эшкә кар ява.
8. белмәгәнне сорауның ояты юк.
9. тел акылдан узып китмәсен
10. иле барның теле бар
11. иле ныкның биле нык
12. егет сүзе бер булыр.
13. кем эшләми шул ашамый

Табышмаклар (балаларга)
1. Җәй дә кыш та бер төстә. (чыршы)
2. Кешенең дусты, йортның сакчысы.(эт)
3. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (кыяр)
4. Кызыл кызы җир эчендә, чәчләре җир өстендә. (кишер)
5. Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)
6. Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.(карбыз)
7. Үзе бер дә ашамый, ашаганда бушамый. (кашык)
8. Үзе йомры, үзендә су тора (чиләк)
9. Бер анада биш бала (кул)
10. Кайвакыт ул мамык кебек йомшак,
Кайвакыт ул корыч кебек каты.
Кайчагында баллы, татлы,
Ә кайчакта әремнән дә әче. (тел)
Сораулар:
1. Татар халкының нинди милли ашларын беләсез?
2. Татарстан флагында нинди төсләр бар?
3. Татарстан районнарын атагыз.
4. Татарстан Республикасы гимнының авторы кем? (Рөстәм Яхин)
5. “Оча торган татар кешесе” дип даны чыккан легендар, бөек, хәтта даһи биюченең исеме ничек?
6. “Татарстан Совет Социалистик Республикасының Суверенитеты турынла”гы Декларация кайчан кабул ителде? (1990 ел 30 август)
7. Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителгән көн (1992 ел, 6 ноябрь)